Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов катнашында «Туган як» зонтик бренды астында фермер продуктларын сату проектына багышланган матбугат конференциясе узды.
«Безнең фермерлар-авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре булып җитештеләр, алар үзләренең җитештерү күләмнәрен ел саен арттырып, ышанычлы рәвештә үсә. Ул елына 115-118% дәрәҗәсендә көтелә. 21 млрд. сумлык продукция җитештереләчәк, шәхси хуҗалыкларда 99 млрд. сумлык продукция җитештереләчәк. Безнең максат—фермерларга җитештерелгән продукцияне файдалы шартларда сатарга ярдәм итү», - дип билгеләп үтте Ришат Хәбипов матбугат конференциясен башлап.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан һәр шимбә көнне үткәрелә торган ярминкәләр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә продукцияне сатуда ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Сәүдә урыннары бушлай бирелә, транспорт чыгымнары компенсацияләнә, сатып алучылар өчен кулай бәя тәэмин ителә, ә сатудан бөтен табышны ритейлерлар түгел, ә фермерлар ала. Авыл хуҗалыгы кооперациясе шулай ук җитештерелгән продукцияне эшкәртергә һәм сатарга ярдәм итә.
Татарстан фермерларына «Туган як» проектын гамәлгә ашыру ашәһәр халкына йорт янындагы кибетләрдә яңа һәм сыйфатлы фермер продуктлары сатып алу мөмкинлегенә чираттагы баскыч булды.
«Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ директоры Илнур Хәбибуллин аңлатканча, кооперацияне үстерү буенча компетенция үзәге һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Туган Як» социаль проекты эре шәһәрләрнең ваклап сату объектлары катнашында бердәм партнерлык мохите булдыру юлы белән кече авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр өчен сату инфраструктурасын формалаштыруга юнәлдерелгән.
«Бүгенге көндә проектның партнерлары булып Казан шәһәренең 5 сәүдә объекты торды һәм Татарстан Республикасының ике челтәр оешмасы белән 100 кибеттән артык сәүдә объектлары булган килешүгә ирешелде. Бирегә интернет-кибетләр дә, әйтик, плантация станциясе дә керде. Лояльлек картасы буенча заказ алган очракта, 15% ка кадәр ташлама алырга мөмкин», - дип аңлатты «Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ директоры урынбасары Ренат Мамаев.
Чара ахырында барлык журналистлар да «Туган як» махсус картасын алдылар һәм хәзер дә яңа фермер продуктларын арзан бәядән сатып ала алачаклар.
Үз продукцияләрен «Туган як» проекты аша сатарга теләгән фермерлар Федосеевская ур., 36 йорт адресы буенча компетенцияләр үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар. 511, тел. (843) 292-07-59, цкскрт.рф сайты.