2019 елның 3 декабрендә Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының «Тарихи- туган якны өйрәнү музее» МБМУендә тематик чара узды: "Исемең билгесез. Батырлыгың үлемсез…»
Чарага Бөек Ватан сугышы ветераны Миндрюков Лев Яковлевич, сугыш ветераны кызы Сыраева Туйбикә Нәбиулла кызы чакырылган иде. Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 4 «А» сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчесе Сабирова Р. Т. җитәкчелегендә илгесез солдат турында шигырьләр сөйләделәр, «Өч танкист» җырын җырладылар.
Музей хезмәткәрләре әлеге датаның тарихы, Волонтер-доброволецлар алып барган эзләнү эшләре белән таныштырдылар. Балалар зур кызыксыну һәм зур дулкынлану белән Лев Яковлевичның Бөек Ватан сугышы башлануы турында, Туйбикә Нәбиулла кызы башкаруында Муса Җәлилнең «Вәхшәт» шигырен һәм аның фронтовик әтисе турындагы истәлекләрен тыңладылар. Чара "Торналар" җыры белән тәмамланды.