Россия Пенсия фондының Әлки районындагы бүлеге хәбәр иткәнчә, гражданнар иминләштерүчене алыштыру хокукыннан ел саен, 1 декабрьдән дә соңга калмыйча файдалана алалар.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 1 гыйнварыннан дәүләтнеке булмаган пенсия фондына яки Россия Пенсия фондына күчүне дә кертеп, иминиятләштерелгән затлардан гаризалар кабул итү, шулай ук иминләштерүчене алмаштыру һәм иминләштерүчене алыштырудан баш тарту турындагы хәбәрнамәләрне кабул итү хәзер ике юл белән - дәүләт хезмәтләре Порталы аша, Россия Пенсия фондының клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать иткәндә, электрон документ рәвешендә башкарыла.
«Хәзер НПФ та, КФҮ дә мондый гаризаларны кабул итми, ягъни Россия Пенсия фондыннан тупланма пенсияне дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерергә яки бер фондны Пенсия фондының клиент хезмәтләренә яки дәүләт хезмәтләре Порталы аша гына алыштырырга мөмкин»,- дип билгеләп үтте Әлки Пенсия фонды җитәкчесе Рәис Галләмов.
Бу төрле НПФ агентларының эшчәнлеге белән бәйле, еш кына алар гражданнарга вакытыннан алда күчкән очракта, инвестицион керемнең мөмкин булган югалтулары турында чынбарлыкка туры килмәгән мәгълүмат җиткерә, клиентларны һәрвакытта да коррект ысул белән җәлеп итми.
Мөһим! Җыелган акчаларны югалтуларсыз күчерү 5 елга бер тапкырдан да ешрак булмаска мөмкин, югыйсә, булачак пенсионер инвестиция керемен югалту рәвешендә зыян китерәчәк. 2019 елда пенсия тупланмаларын югалтуларсыз күчерү бары тик 2015 елда башка иминиятчегә күчкән гражданнарга гына отышлы. Әйтик, иминиятләштерүчене алмаштыру турында гаризаны 2014 елда язганнар, ә 2015 елда – сезнең гаризагыз буенча акча башка фондка күчкән, шул ук вакытта инвестиция керемен саклап калу өчен, гаризаны 2019 елда язарга кирәк, ә 2020 елда күчерәчәкләр.
Калган барлык очракларда, сүз вакытыннан алда күчү турында бара, инвестиция керемен, ким дигәндә, агымдагы елда югалту яный.
Гражданинның иминиятчесе ПФР булса, идарәче компанияне ел саен инвестиция югалтуларсыз үзгәртергә мөмкин.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тупланма пенсия 1967 елда туган һәм аннан да яшьрәк гражданнарда, шулай ук пенсия тупланмаларын финанслашу программасында катнашучыларда формалаша.
РПФның кайнар линиясе 8-800-600-44-44
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru, sprrt.ru
www.vk.com/pfr_rt,
www.facebook.com/pfrrt,
www.ok.ru/group/58408636907571