1 декабрьдән башлап, гадәттәгечә, Инвалидлар декадасы билгеләп үтелә. Инвалидлар декадасы халыкның игътибарын эшкә сәләтлелеген югалткан затларның проблемаларына юнәлтү, аларның хокукларын, ирекләрен һәм абруен яклау, иҗтимагый тормышта катнашу мөмкинлеге максаты белән үткәрелә. Әлеге дата уңаеннан Югары Әлморза һәм Түбән Биктимер авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре авылдашларының өйләрендә булдылар.