Әлки районында иң матур Яңа ел чыршысына конкурс игълан ителде

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Конкурс нәтиҗәләрен чыгарганда объектларны төрле төстәге лампочкалар белән бизәү, әкият геройларының кар скульптуралары булу, теләсә нинди креатив яңалык исәпкә алыначак.

Яңа ел бәйрәмнәрендә бәйрәм кәефе булдыру өчен зур көч куеп матур итеп бизәлгән биналар һәм йортлар белән каршы алган йорт коллективлары һәм хуҗалары  истәлекле бүләкләр алачак. Ә «Әлки хәбәрләре» газетасы алар турында үз битләрендә сөйләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International