Гадәттәгечә, инвалидлар декадасында «Бердәм РОССИЯ» партиясенең җирле бүлекчәсе, башкарма комитет белән берлектә Юхмачы авылының картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, төрле ял һәм мәдәни-массакүләм чаралар үткәрә. Партиянең җирле бүлекчәсе секретаре Александр Федорович Никишин анда яшәүче әби-бабайларның яшәү һәм хезмәт күрсәтү шартларын белешеп, «Бердәм РОССИЯ»партиясенең җирле бүлекчәсе әзерләгән баллы бүләкләр тапшырды.
Шулай ук Александр Федорович урында ятучы авырулар палаталарында да булды. Ул: “Инвалидлар көне " – ул бәйрәм түгел. Бу-җәмгыятькә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр барлыгын хәтерләтүче үзенчәлекле кайгы билгесе. Ул җәмгыятьнең зәгыйфь, авыру һәм көчсез, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне кайгыртырга тиешлеген искә төшерә. Без аларга үзләрен, үз сәләтен һәм мөмкинлекләрен тормышка ашырырга ярдәм итәргә тиеш”, - дип белдерде.