10 декабрьдә - халыкара һәм милли бәйрәм, бөтен хокук яклау җәмәгатьчелеге өчен үзенчәлекле көн - кеше хокуклары көне, ул 1950 елдан башлап кеше хокукларының гомуми декларациясен кабул итү көнендә БМО Генераль Ассамблеясе тәкъдиме буенча билгеләп үтелә.
Шушы мөһим датага туры китереп, 9 декабрьдә хокук мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эшләячәк. Шалтыратучыларга татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм аның аппараты хезмәткәрләре, Дәүләт хезмәт инспекциясе вәкилләре, торак коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгатьчелек контроле төбәк үзәге, медицина-социаль экспертиза баш бюросы, РФ социаль иминиятләштерү фондының төбәк бүлеге белгечләре җавап бирәчәк.
“Кайнар линия” 9.00-17.00 сәгатьләрдә эшләячәк. Телефоннар (843)236-00-71-төп телефон:
(843)236-40-17 –хезмәт һәм торак хокукларын яклау;
(843)236-89-15 – мәҗбүри тоту урыннарындагы кешеләрнең, хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау;
(843) 236-89-28 – инвалидлар хокукларын яклау, тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү, мигрантлар һәм гражданлыгы булмаган кешеләр хокукларын яклау.