Электрон ярминкә мәйданчыгы сатып алучыларга өйдән чыкмыйча гына кирәкле продукция белән танышырга һәм бәяләрне чагыштырып карарга мөмкинлек бирәчәк. Сатып алучы шулай ук алынган продукция турында үз фикерен калдыра ала, бу инде сатып алынган товарга карата башкаларда фикер тупларга ярдәм итәчәк.
Сатучылар «Электрон ярминкә» проекты аша сәүдә мәйданчыкларын арендалауда, сатучыларга хезмәт хакы түләүдә, шулай ук башка чыгымнарда акчаларын янга калдыра алалар.
Бүгенге көндә сайтка барлыгы 945 җитештерүчедән 1296 тәкъдим һәм товар урнаштырылган, шул исәптән крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар. Болар-итнең барлык төрләре: сыер, сарык, дуңгыз, ат, куян ите, тавык, күркә, каз, үрдәк, шул исәптән тере, балык, сөт продукциясе, ярмалар, яшелчәләр, бал, үсентеләр, күп кенә башкалар.
Сайт http://ярмарка16.рф куллануда уңайлы, сатып алучылар өчен теркәлү кирәк түгел, ә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен бушлай. Товарлар категория буенча бүленгән, бу кирәкле продукцияне эзләүне җиңеләйтә.