Әлки муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Фидаил Рюрик улы Хәернасов гражданнарны кабул итте һәм район учреждениеләре белән хезмәт законнарын бозуларны кисәтү, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау максатыннан эшлекле киңәшмә үткәрде.
Гражданнар төрле хезмәт мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр. Аерым алганда, авыл җирлегендә эшләүче хатын-кызларның эш көнен кыскарту, хезмәт хакын натураль формада түләү, премияләү һәм башка мәсьәләләр каралды.
Гариза бирүчеләргә җентекле аңлатмалар һәм алдагы гамәлләр турында киңәшләр бирелде.