Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге тарафыннан вафат булган туган-пенсионерның билгеле бер чор дәвамында гаилә әгъзалары тарафыннан пенсияләрне хокуксыз алу очраклары ачыкланды. Мондый хәлләргә юл куймас өчен һәм законсыз түләүләрне булдырмас өчен фонд җитәкчелеге 1934 елда туган һәм аннан өлкәнрәк кредит оешмалары аша пенсия алучыларны тиз арада актуальләштерү турында Карар кабул итте.
Игътибар! 2019 елның декабрь ае дәвамында Пенсия фонды хезмәткәрләре, шәхесне раслау, мәгълүматларны актуальләштерү һәм пенсияләрне арттыруны булдырмау максатыннан, Әлки районында пенсия алучыларның белешмәләре йортында булып кайтачаклар.
Игътибарыгызны юнәлтәбез, барлык хезмәткәрләр дә Россия Пенсия фонды хезмәткәре таныклыгына ия һәм аны гражданин таләбе буенча күрсәтергә тиеш.
«Фонд хезмәткәрләре гражданнарның әлеге категориясенә өйдә йөри һәм аларны шәхесне раслау өчен РПФның клиент хезмәтләренә үзләре мөрәҗәгать итәргә өндәми. Хезмәткәр пенсионер белән очраша алмаса, почта тартмасына белешмәлек һәм шәхесне раслау кирәклеге турында белдерү кәгазен калдыралар», - дип билгеләп үтте Әлки районында Пенсия фонды җитәкчесе Рәис Галләмов.
Исегезгә төшерәбез, пенсионер вафат булган очракта, аның туганнары пенсия белән тәэмин ителешне агымдагы ай өчен акча алганчы гына ала алалар.
РПФның кайнар линиясе 8-800-600-44-44
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru, sprrt.ru
www.vk.com/pfr_rt,
www.facebook.com/pfrrt,
www.ok.ru/group/58408636907571
Әлки районында Пенсия фонды 2-17-05,