Легаль булмаган хәмернең гражданнар сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркыныч булуы һәркемгә мәгълүм. Контрольлек итүче һәм хокук саклау органнары ай саен контроль чаралар үткәрүгә һәм еш кына легаль булмаган хәмерне әйләнештән алуга карамастан, кешеләр суррогат корбаннарына әйләнә.
Соңгы вакытта алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешенә каршы көрәштә «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы порталда ярдәм итә www.uslugi.tatarstan.ru.
Агымдагы елда Әлки районы буенча «Халык контроле» системасына 10 гариза керде, шуларның 2се расланды. Гражданнар ярдәме белән алкогольле продукцияне сату кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды.
«Халык контроле» порталыннан файдаланучылар, дөрес мәгълүмат биргәннәре өчен, матди бүләкләр алдылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы чираттагы тапкыр район халкын үзләренең гражданлык позицияләрен күрсәтергә һәм алкоголь законнарын бозулар турында «Халык контроле»дәүләт мәгълүмат системасына хәбәр итәргә чакыра.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы