Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды

2019 елның 6 декабре, җомга

Әлки муниципаль районында 2019 елның 5 декабрендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм мондый очракларга юл куймау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Йосыф улы Әхмәтханов, шулай ук контрольлек итүче һәм хокук саклау органнары, суд приставлары хезмәте вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, «Алкоторг» ҖЧҖ сәүдә вәкилләре һәм сыра кайнату компанияләре вәкилләре, район үзәк хастаханәсе һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, сәүдә предприятиеләре җитәкчеләре катнашында Әлки муниципаль районы башлыгы урынбасары  Рәшит Әбрар улы Билалов рәислегендә узды.

 

Комиссия тарафыннан 2019 елның 10 ае йомгаклары буенча Әлки районының алкоголь базарында гомуми вәзгыять мәсьәләләре каралды. Ведомствоара комиссия әгъзалары, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары һәм сәүдә предприятиеләре җитәкчеләре доклад белән чыгыш ясадылар, аларда узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда алкогольле продукцияне сату дәрәҗәсенең шактый кимүе күзәтелә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы 2018 елдан башлап, җирле базарлардагы алкогольле продукцияне ваклап сату базарларындагы вәзгыятьне бәяләү күрсәткечләре буенча район рейтингының начараюын билгеләп үтте.

Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Йосып улы Әхмәтханов төгәлләде. Әлки районының алкоголь базарында хәлне яхшырту буенча карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International