Инвалидлар декадасы кысаларында Әлки муниципаль районы «С.М. Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее» хезмәткәрләре коляскадагы инвалидлар белән «Өйдә виртуаль музей» дигән күчмә акция оештырдылар. Моның өчен музей витриналарында сакланучы кызыклы һәм эксклюзив экспонатлар турында махсус альбомнар эшләнде, шул ук вакытта әлеге альбомнар һәр йортта бик файдалы һәм кирәк булган 2020 елгы календарьлар белән өстәмә рәсмиләштерелгән. Моннан тыш, чәйгә татлы бүләкләр тапшырылды.
2019 елның 6 декабрендә Әлки муниципаль районының Юхмачы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче инвалидлар өчен С.М. Лисенков исемендәге тарихи – туган якны өйрәнү музеенда экскурсиядә булып кайттылар. Кунаклар Татарстан Республикасында театр елына багышланган чарада катнаштылар, якташларыбызга театр сәнгате эшлеклеләренә багышланган күргәзмә белән таныштылар, шулай ук алар өчен музей заллары буйлап экскурсия үткәрелде.