КФУның 10 студенты 2019/20 уку елында «Альфа-Банк» АҖ стипендиатлары булды. Исемле стипендия ике календарь елга ай саен 5000 сум күләмендә билгеләнә.
2019/20120 уку елында «Альфа-Банк» АҖ стипендиатлары булып Казан федераль университетының 10 студенты тора. «Альфа-Банк» АҖнең исемле стипендиясе «Альфа-шанс» стипендиаль программасы кысаларында 2019 елның 1 сентябреннән 2021 елның 31 августына кадәр ике календарь елына ай саен 5000 сум күләмендә билгеләнә.
«Альфа-шанс» стипендиаль программасы конкурсында Россия Федерациясе субъектында урта мәктәпне тәмамлаган, түбәндәге категорияләрнең берсенә караучы бакалавриат программалары буенча көндезге формада белем алучы КФУның исәпләү математика һәм мәгълүмати технологияләр институты һәм КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институты 1 курс студентларының түбәндәге категорияләре катнаша ала:
Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадаларының йомгаклау этабы җиңүчеләре/призерлары;
БДИ нәтиҗәләре буенча 100 баллга ия булучылар;
спорт, мәдәният, әдәбият өлкәсендә рекордлар һәм казанышлар ияләре, социаль-хәйрия һәм волонтерлык проектларында актив катнашучылар.
Конкурсның өч этабы нәтиҗәләре буенча (портфолио конкурсы, эссе язу һәм әңгәмә) «Альфа-Шанс» стипендиаль программасының 2019/20 уку елында КФУ стипендиатлары булдылар, алар арасында Базарлы Матак урта мәктәбенең 2019 елгы чыгарылыш укучысы Галләмова Миләүшә!!!
Әхмәтҗанова Алинә Мөдәрис кызы, Идарә, икътисад һәм финанс институтының 1 курс студенты;
Гайнуллин Искәндәр Динар улы, исәпләү математика һәм мәгълүмати технологияләр институтының 1 курс студенты;
Галләмова Миләүшә Рәис кызы, Идарә, икътисад һәм финанс институтының 1 курс студенты;
Гимадеева Алсу Айрат кызы, исәпләү математика һәм мәгълүмати технологияләр институтының 1 курс студенты;
Маслаков Даниил Валерьевич, Идарә, икътисад һәм финанс институтының 1 курс студенты;
Тропынина Элина Алексеевна, Идарә, икътисад һәм финанс институтының 1 курс студенты;
Идарә, икътисад һәм финанс институтының 1 курс студенты Фатыйхова Эльвира Фәнис кызы;
Һадиулин Илдар Зөфәр улы, Идарә, икътисад һәм финанс институтының 1 курс студенты;