"Әлки хәбәрләре" - безнең район турында бердәнбер басма мәгълүмат чыганагы. Киләсе елның беренче яртысына газетага язылу дәвам итә. Газета битләрендә сез Район вакыйгалары турында материаллар, яңалыклар, хәбәрләр, кызыклы, гыйбрәтле язмышлы кешеләр турында мәкаләләр таба аласыз. Һәрвакыт вакыйгалардан хәбәрдар буласыгыз килсә, «Әлки хәбәрләре»нә язылыгыз. Киләсе атнада вакытлы матбугатка язылу декадасы башлана, анда түбән бәядән – 681 сум 24 тиен газетага язылырга мөмкин булачак. Газетага почта бүлекчәләрендә, почтальоннарда язылырга мөмкин.