Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә 2019 елның 10 декабрендә төнлә һәм көндез урыны белән томан, юлларда көчле бозлавык.
Көн дәвамында: аязучан болытлы һава. Урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшем көтелә.Аерым районнарда томан, бозлавык.Көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр, төнлә һаваның минималь температурасы -1..-3, көндез максималь һава температурасы -1..+2.Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.