2019 елның 9 декабрендә Аппак мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, Ватан Геройлары көненә багышланган «Аларның исемнәре мәңгелек» дип исемләнгән тематик чара үткәрделәр. Чара башында катнашучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Бөек Ватан сугышы геройлары белән таныштылар, Ватан геройлары турында презентация карадылар. Чара сугыштан кайтмаган авылдашлар һәйкәленә һәм Дан орденының тулы кавалеры Н.Ф.Пестонов мемориаль тактасына веноклар салу белән тәмамланды.