Илебездә Ватан Геройлары көне 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Календарьга истәлекле дата 2007 елда кертелгән иде. Бу көн үзенең батырлыгы һәм каһарманлыгы белән Россия Герое, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булганнарга, дан ордены кавалеры статусына ия булучыларга багышланган.
Тантаналы чараны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Йосыпов ачты. Ул анда катнашучыларны бу вакыйга белән котлады һәм Әлки районының күп геройлар үстерүен ассызыклады.
- Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары өчен алты якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. Без алар белән лаеклы горурланабыз. Сугыш кырларында күрсәткән батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнгән якташларыбыз да аз түгел. Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган райондашларыбыз да бар. Без данлыклы якташларыбызның исемнәрен онытмаска тиеш, – диде Илнур Вәлиевич.
Аннан соң район инвалидлар җәмгыяте рәисе Вәйс Даутов, ДОСААФның район оешмасы җитәкчесе Марат Хөснетдинов, хәрби комиссар Виктор Лаврентьев чыгыш ясадылар. Алар Ватан геройларының ил алдындагы бөек казанышлары турында сөйләделәр, укучыларны илебезнең чын патриотлары булып үсәргә, Ватанны сакларга һәрвакыт әзер булырга өндәделәр.
Илнур Йосыпов Базарлы Матак урта мәктәбенең эзтабарлар отряды җитәкчесе Сергей Платоновка «Эзтабарлар хәрәкәтендәге хезмәтләре өчен»көмеш медален тапшырды.
Тантанада катнашучылар Ватан азатлыгы өчен яу кырында башын салган, сугыштан исән-сау кайткан, әмма инде мәңгелеккә китеп барган каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Сугыш еллары җырлары һәм хәрби маршлар бу чараны тагын да тантаналырак, дулкынландыргыч итте. Яшь гвардиячеләр, ветераннар һәм җитәкчеләр Геройлар стеласына тере чәчәкләр, веноклар салдылар.
Базарлы Матакта туып-үскән, Советлар Союзы Герое Степан Крайнов истәлегенә кызыл канәферләр салынды.
Состоялось тематическое мероприятие, посвященное Дню Героев Отечества «Их имена навеки»
9 декабря 2019 года сотрудники Аппаковского сельского дома культуры и библиотеки, провели тематическое мероприятие, посвященное Дню Героев Отечества «Их имена навеки». В начале мероприятия участники познакомились с историей появления праздника, с Героями ВОВ нашего района, посмотрели презентацию о героях Отечества, а завершилось мероприятие возложением венков к памятнику не вернувшимся с войны односельчанам и к мемориальной доске полного кавалера Ордена Славы Пестонова Н.Ф.
10 декабря 2019 г., вторник

Ватан Геройлары көненә багышланган "Аларның исемнәре мәңгегә" дип исемләнгән тематик чара узды
2019 елның 9 декабрендә Аппак мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, Ватан Геройлары көненә багышланган «Аларның исемнәре мәңгелек» дип исемләнгән тематик чара үткәрделәр. Чара башында катнашучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Бөек Ватан сугышы геройлары белән таныштылар, Ватан геройлары турында презентация карадылар. Чара сугыштан кайтмаган авылдашлар һәйкәленә һәм Дан орденының тулы кавалеры Н.Ф.Пестонов мемориаль тактасына веноклар салу белән тәмамланды.
2019 нчы елның 10 нчы декабре, сишәмбе