Безнең яшь бадминтончы Ралина Әхмәтова яңа җиңүе белән сөендерде – Уфа шәһәрендә узган Бөтенроссия ярышларында ялгыз разрядта – беренче, парлы разрядта икенче урыннарны яулады.
Ралина Базарлы Матак урта мәктәбенең 4 Б сыйныфында укый. Ярышларга аны физкультура укытучысы Максим Муштаков әзерли.