2019 нчы елның 6 нчы декабрендә Югары Әлморза авыл китапханәсе хезмәткәрләре мәдәният йорты белән берлектә авыл халкы өчен "Коррупциягә ЮК"дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Чара барышында коррупция төшенчәсе һәм аңа каршы көрәш алымнары турында сөйләнде. Барлык катнашучыларга да «коррупция» төшенчәсе, коррупция нәтиҗәләре нинди була һәм коррупция фактлары ачыкланган очракта кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында аңлаешлы итеп язылган буклетлар таратылды