7 декабрь көнне Иске Әнҗерә, Иске Матак һәм Чуаш Шәпкәсе авыл китапханәләре Яшьләр белән "Коррупциягә ЮК дип әйтик!" хокукый дәресләре уздырды. "Коррупция" төшенчәсен карадылар, аның нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар, әдәби әсәрләрдә бу күренешкә мисаллар китерделәр. Аның белән һичшиксез көрәшергә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.