Әлки муниципаль районы " С. М. Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее" МБМУнең археология залында Базарлы Матак мәктәбенең 6 сыйныф укучылары белән тарих дәресе узды. Музей хезмәткәрләре балаларга борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр авыл халкының көнкүреше турында сөйләделәр. Укучылар бик кызыксынып тыңладылар, артефактларны карадылар, сораулар бирделәр. Мондый уртак чаралар дәресне баета, мәктәп материалын җиңелрәк үзләштерергә ярдәм итә.