Бүген, 12 декабрьдә, Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин гражданнарны шәхси сораулары буенча чираттагы кабул итүен үткәрде Гражданнарны кабул итүгә район Башлыгына 2 кеше мөрәҗәгать итте. Тәҗрибә күрсәткәнчә, торак мәсьәләләре, республиканың югары уку йортларында максатчан укыту аеруча актуаль мәсьәләләр булып кала. Кабул итү барышында телдән аңлатмалар бирелде, ә алга таба эшләп бетерүне таләп иткән мәсьәләләр буенча - Структур бүлекчәләр урынбасарларына һәм җитәкчеләренә конкрет йөкләмәләр бирелде.