"Тукта коррупция!" дип исемләнгән хокук дәресе үткәрелде

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

9 декабрь көнне Базарлы Матак авылы үзәк китапханәсе хезмәткәрләре "Тукта коррупция!" дип исемләнгән хокук дәресе үткәрде. Чара оешма белгечләре өчен үткәрелде.  Әңгәмә диалог формасында, видеороликлар карау формасында үткәрелде. Коррупциянең нәрсә икәнлеге турында сөйләштеләр. Кунаклар коррупция барлыкка килү сәбәпләре белән таныштылар, хөкүмәт тарафыннан аның белән көрәш буенча нинди чаралар күрелүен белделәр, бу мәсьәләгә карата үз фикерләрен һәм позицияләрен белдерделәр.

Чара ахырында Әлки муниципаль районы Башлыгы ярдәмчесе коррупцион күренешләр белән бәйле ситуацияне мисал итеп китерде, анда кунаклар бу хәлләр буенча үз фикерләрен әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International