Әлеге истәлекле дата белән җыелучыларны район башлыгы Александр Никошин котлады.
– 26 ел элек бөтенхалык референдумында кабул ителгән Россия Федерациясе Конституциясе-ул гражданнарның төп хокукларын һәм ирекләрен гарантияли торган илнең дәүләт һәм иҗтимагый корылышын билгели торган төп закон. Конституция халыкара аренада Россия абруен, икътисади тотрыклылыкны, дәүләт куәтен ныгытуга башлангыч салды, – диде район башлыгы.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Йосыпов та әлкилеләрне бәйрәм белән җылы котлады.
Аннан соң район эчке эшләр бүлеге начальнигы Ришат Насыйбуллин 14 яше тулган егет – кызларга шәхесләрен таныклаучы төп документ-Россия гражданины паспорты тапшырды.
Тантаналы чара барышында мәдәният хезмәткәрләре башкаруында патриотик җырлар, шигырьләр яңгырады.