С. М. Лисенков исемендәге музейда Базарлы Матак мәктәбенең 6 сыйныф укучылары белән тарих дәресе узды

2019 елның 14 декабре, шимбә

2019 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының "С.М. Лисенков туган якны өйрәнү музее "нең археология залында Әлки районы Базарлы Матак мәктәбенең 6 сыйныф укучылары белән тарих дәресе узды. Музей хезмәткәрләре балаларга борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр авыл халкының көнкүреше турында сөйләделәр. Укучылар бик кызыксынып тыңладылар, артефактларны карадылар, сораулар бирделәр. Мондый уртак чаралар дәресне баета, мәктәп материалын җиңелрәк үзләштерергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International