2019 нчы елның 13 нче декабрендә Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының "С.М. Лисенков туган якны өйрәнү музее " хезмәткәрләре тарихи-мәдәни музейда "Музей базары - 2019" исемле Яңа ел бүләкләре ярминкәсендә катнашты.
Күргәзмәдә «Алып-батыр» сувенир продукциясе, «Музей заллары һәм экспонатлары сурәтләнгән календарьлар җыелмасы» һәм башка сувенирлар тәкъдим ителде.