Районда "Кар чанасы-2019" операциясе бара

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

Операция гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында хәрәкәт итү өчен билгеләнмәгән кар чаналарын эксплуатацияләгәндә техник торыш, хәрәкәт куркынычсызлыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләрен үтәүне контрольдә тоту максатыннан үткәрелә. Тикшерүләр үткәргәндә аерым игътибар биреләчәк:

- машиналарның (агрегатларның) теркәү мәгълүматларына туры килүе;

- машиналарны теркәү кагыйдәләрен үтәү;

- техник тикшерүне вакытында үткәрү;

- машина йөртүченең тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгы булуы.

"Кар чанасы» операциясе уздырылуга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе республика халкына үз милкендә булган юлсыз моточараларны теркәү һәм техник карау узу, шулай ук идарә итү хокукына таныклык булу кирәклеге турында искә төшерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International