Авыл хуҗалыгы буенча мәгълүмат

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

16 декабрьгә авыл хуҗалыгы оешмалары буенча тулаем савым 157,5 тонна тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 13,3 тоннага күбрәк. 153,5 тонна сатылган. Узган ункөнлектә шәхси сектордан 149971 кг сөт җыелган, бу узган ел дәрәҗәсенә карата 6264 кг күбрәк һәм узган декадага караганда 3173 кг күбрәк. Түбән Әлки авыл җирлеге - 15124 кг, Чуаш Кичүе -10860 кг, Салман авыл җирлеге-11325 кг сөт җыю буенча лидерлар. Түбән Кәчи авыл җирлеге элеккегечә 1714 кг күрсәткеч белән артта кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International