11 ноябрь көнне "Яшьармия" сафларына Базарлы Матак урта мәктәбендә 40 яшьармияче керде. Тантаналы чарада Яшьармия отряды җитәкчесе Платонов С.А. яңа сайланучыларны отряд эшчәнлеге белән таныштырды. Алар өчен таныштыру эше үткәрде: "патриотизм", "батырлык" һәм "волонтерлык"төшенчәләренә билгеләмә бирде.