Марат Җәббаров терлекчелек тармагының 2019 елдагы 11 айлык эшенә йомгаклар ясады

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

Барлык  муниципаль районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде.    Киңәшмәдә  шулай  ук  Татарстан  Республикасы  Премьер-министры    Алексей Песошин да  катнашты.

Министр билгеләп  үткәнчә, бу  елның  11  аенда     АПК буенча  акчалата  керем  109 млрд сум  булган.  Терлекчелек  тармагына    60,8 млрд сум  туры  килә, узган  елның  шушы  чорына  карата    14%ка арткан.   Шул  исәптән  сөттән  – 22,5 млрд сум, терлек  һәм кош  итеннән  – 31,3 млрд сум, йомыркадан  – 4,8 млрд сум.

Хисап  чорында    1 млн. 239 мең  тонна сөт  савылган   (104%).  366 мең  тонна  ит  җитештерелгән,  шул  исәптән  кош  ите  - 190 мең  тонна, дуңгыз  ите – 84,2 мең  тонна, эре  мөгезле  терлек  ите  – 89 мең  тонна.  1 млрд данәдән артык йомырка  алынган  – узган  елга  карата  үсеш  12%  тәшкил  итә.

Республикада  1  декабрьгә   эре  мөгезле  терлекләр саны 708 мең баш  исәпләнә,  бу  узган  елдагыдан  1%ка азрак, дуңгыз  - 453 мең    (105%)  кош-корт -  15,2 млн.  (102%). Эре  мөгезле  терлекләр санын  арттыруда  лидерлар  рәтенә  чыккан    районнар түбәндәгеләр булды:         Мамадыш, Саба,  Балтач,    Әтнә, Бөгелмә,  Балык  Бистәсе, Баулы, Тукай, Тәтеш   һәм  Кукмара    районнары.   Шул  ук вакытта   терлекләр  санын  киметкән  районнар да  бар.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International