Росреестр идарәсенең һәм Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасының 2019 елгы эшчәнлеге йомгаклары турында

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе эшчәнлеге нәтиҗәләре

2019 елда Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе оешуга 10 ел тулды. Шушы чор эчендә 9,5 млн учет-теркәү гамәлләре башкарылган.

Шул ук вакытта хезмәтләр күрсәтү срогы мөрәҗәгать итү ысулына һәм предметына карап, 30 көннән 12, 9, 5  көнгә һәм бер эш көненә кадәр кыскартылган.

Агымдагы елда учет-теркәү гамәлләренең гомуми саны 830 меңгә кадәр җитте. Торак бүлмәләргә 247 124 хокук, машина урыннарына -  1215, җир кишәрлекләренә  – 169 335 хокук теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International