Чуаш Кичүе урта мәктәбенең 5-10 сыйныф укучылары Халыкара иреклеләр көне кысаларында «Игелекле дәресләр» республика акциясенә кушылдылар. Балалар «Киләчәк волонтерлары» фильмын, шулай ук төрле волонтерлык төркемнәрендә катнашучы чыгарылыш сыйныф укучыларының видеоклипларын карадылар, соңыннан фильмның эчтәлеге турында фикер алыштылар һәм анкета сорауларына җавап бирделәр. Өлкән балалар дәрес барышында үз челтәрләрендә фотолар урнаштырдылар һәм киләчәк волонтерлары сайтында онлайн-сораштыру уздылар.