Муниципаль район советының 14 ноябрьдә булган утырышында 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлаштырылган чорына район бюджеты проекты беренче укылышта каралган иде. Бюджет проекты районның рәсми сайтында урнаштырылды, аның буенча халык тыңлаулары үткәрелде. Бу вакыт эчендә район халкы, оешма-учреждениеләр җитәкчеләре бюджет проектына үз тәкъдимнәрен, төзәтмәләрен кертә алды.
Ә бүген булган утырышта районның 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлаштырылган чорына бюджет проекты депутатларга икенче укылышта карауга тәкъдим ителде.
Әлеге мәсьәлә буенча район финанс-бюджет палатасы рәисе Илгиз Габидуллин чыгыш ясады. Ул икенче укылышка бюджет проектының кайбер өстәмәләр һәм төзәтмәләр белән тулыландырылуын билгеләп үтте.
Киләсе елга һәм 2021-2022 елларның планлаштырылган чорына бюджет проекты муниципаль район советының бюджет, салымнар һәм финанслар мәсьәләләре комиссиясендә дә каралган иде. Утырышта әлеге профильле комиссия рәисе депутат Илфат Сәмигуллин чыгышы да тыңланды.
Депутатлар, 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлаштырылган чорына район бюджеты проектын икенче укылышта карап, аны расларга дигән карар кабул иттеләр.
Район советының төп эш формасы – аның утырышлары. Анда депутатлар компетенциясенә караган мәсьәләләр хәл ителә. Һәр елны район советы алдагы елга үзенең эш планын әзерли. Утырышта катнашучыларны киләсе елга советның эш планы белән район советы рәисе урынбасары Рәшит Билалов таныштырды. Депутатлар район советының 2020 елга эш планын расладылар.