Татарстан аграрийларына сөт җитештерүдә уңышка 5 адым турында сөйләделәр.

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Чарада  60тан артык  кеше,  шул  исәптән  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ленар Гарипов, Татарстанның Сөт  җитештерүчеләр берлеге генераль  директоры Денис Пирогов, сөт  эшкәртү  предприятиеләре:   "Казан  сөт комбинаты" ҖЧҖ,     "Касымовский" сөт  комбинаты” ҖЧҖ,  "Биектау сөт комбинаты" ҖЧҖ, компания АО «ДеЛаваль» АҖ  компаниясе  җитәкчеләре, авыл  хуҗалыгы  оешмаларының һәм  район  авыл  хуҗалыгы  идарәләренең җитәкчеләре  һәм  терлекчелек  буенча  белгечләре     катнашты.  

 

Очрашуның  максаты - тармак  хезмәткәрләре һәм  башкарма хакимият  вәкилләре  арасында  турыдан-туры  әңгәмә  кору, тәҗрибә  алмашу,   технологияләр  өлешендә иң яхшы  дөньякүләм практикаларны  өйрәнү, бизнесны оештыру һәм  предприятиеләрнең  нәтиҗәлелеген  арттыру. 

 

Чарада  сакчыл  җитештерү  мәсьәләләре, эшкәртелмәгән сөт сыйфатына заманча таләпләр,  тукландыруның критик нокталары һәм нәтиҗәле рационнарны контрольдә тоту ысуллары,  сөтчелек  фермасындагы   җиһазларга  сервис  хезмәте  күрсәтү, сыер саву  технологиясе буенча  мәсьәләләр  каралды.   

 

Катнашучылар  шулай  ук  Татарстан Сөт  җитештерүчеләр берлегенең  2019 елгы  эшенә башлангыч  йомгаклар  ясадылар һәм    2020-2021 елларга  эш  программасының  төп    пунктларын  билгеләделәр,  аларга  республика  эчендә  һәм аннан  читтә   сөт  продукциясенең төбәк  брендларын  үстерү,      натураль продуктлар (сөт) куллануны  популярлаштыру,  эшкәртелмәгән сөтнең һәм әзер  продукциянең сыйфатын һәм иминлеген арттыру  программасын гамәлгә кертү һәм башка пунктлар  керә.  Денис Пирогов  шулай  ук  сөтчелек  фермасында  сакчыл  җитештерү алымнарын  кертү   инструментлары турында  нотык  белән  чыгыш  ясады  һәм  барлык  ккатнашучыларны  Берлек  эшендә  актив  катнашырга  өндәде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International