Ярышлар 14-15 декабрьдә Казанда Бадминтон үзәгендә узды. Алар ике көн дәвам иттеләр. Ялгыз разрядта чыгыш ясап, Анжела барлык көндәшләреннән өстен булуын күрсәтте. Һәр уенда уңышлы чыгыш ясап, ул 2004 елгы һәм өлкәнрәк кызлар арасында Татарстанның беренче ракеткасы булды. Анжела спорт җиһазларын алу өчен сертификат белән бүләкләнде.
Бу ярышларда Ранил Әхмәтҗанов ялгыз разрядта өченче урынга лаек булды. Ә парлы разрядта Адель Билалов белән Булат Вәлиев өченче урынны яуладылар. Яшь спортчыларны ярышларга тренер Максим Муштаков әзерләде.