Мәдәният хезмәткәрләре республиканың Хәрби комиссариатында концерт күрсәттеләр

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Хәрби хезмәткә китүче егетләр алдында алар график нигезендә инде дүртенче ел рәттән чыгыш ясыйлар. Зал тулы призывниклар, хәрбиләр безнең артистлар башкаруында Ватан, туган як, сөйгән яр турындагы җырларны йотлыгып тыңладылар. Алексей Федонин, Эльвира Зыятдинова, Гөлфирә Нургалиева, Рифат Садыйков, Алмаз Сафиуллин, Эльмира Шиһапова, Аида Гайнетдинова, Ленар Гыймаевның һәр чыгышына гөрләтеп кул чаптылар. Концертта Казан музыка көллиятендә укучы Иске Камка егете Алмаз Әкбәров та матур җырлары белән катнашты.Призывниклар арасында Иске Тахталы егетләре Даниил Рыжков, Максим Курочкин да булган икән. Алар сәхнәгә күтәрелеп, артистларыбыз белән бергә фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International