19 декабрь көнне Әлки район мәдәният йорты хезмәткәрләре Мулланур Вахитов авылында “Музыкаль десант” концертлар программасы белән чыгыш ясадылар. Үзешчән артистлар әзерләгән программа концерт номерлары белән тулыландырылды. Концерт беркемне дә битараф калдырмады, тамашачылар чыгышларны дәвамлы алкышлар белән хуплады.