“Күңел көзгесе” Театры елын ябуга багышланган тантаналы чара

2019 елның 20 декабре, җомга

19 декабрьдә Әлки районы мәдәният йорты сәхнәсендә Әлки муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әһлиуллин Ленар Фәнил улы катнашында “Күңел көзгесе” Театры елын ябуга багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәм чарасында мәдәният учреждениеләренең үзешчәннәре һәм Алексеевск аграр көллиятенең Базарлы Матак филиалының иҗат коллективлары катнашты. Җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International