Андрей Зиньков Татарстанда олимпиянеке булмаган спорт төрләре буенча “2019 ел спортчысы” исеменә лаек булды

2019 елның 20 декабре, җомга

Һәр елны республика Спорт министрлыгы “Ел спортчысы” дигән йомгаклау чарасы үткәрә. Базарлы Матак урта мәктәбен тәмамлаган,  район спорт мәктәбендә тәрбияләнгән Андрей Зиньков  бу ел нәтиҗәләре буенча әлеге мактаулы исемгә лаек булды. Бу номинациядә Андрей киокусинкай буенча Израильдә узган Европа беренчелегендә өченче урын яулаганы өчен билгеләнде. Ул спорт белән әтисе Андрей Зиньков кул астында шөгыльләнә. Тренер Андрей Зиньков бу номинациядә шулай ук чемпион тәрбияләүче буларак бүләк алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International