Семинар кысаларында катнашучыларны «Ачык мәктәп» платформасы белән таныштырдылар, башлангыч мәктәптә Онлайн режимда «Ачык мәктәп» платформасын кулланып "Сан буенча исемнәрнең үзгәрүе" темасына багышланган рус теле дәресенең (О.П. Буланкина) фрагментын карадылар, нәтиҗәләр ясадылар. Семинар эшендә катнаштылар: башлангыч сыйныф укытучысы Буланкина О. П., информатика укытучысы Зәйнуллина Э. З., математика укытучысы Шәмсетдинова Р. И., Мундадиева Э. Я.