Соңгы 5 елда республика агросәнәгать комплексына инвестицияләр күләме 140 млрд. сум тәшкил итте, шул исәптән авыл хуҗалыгына – 96 млрд.сум, эшкәртү сәнәгатенә - 44 млрд. сум. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Зур күләмдә инвестицияләр мөһим югары технологияле проектларны тормышка ашыруга юнәлтелде: сөт комплекслары, кошчылык фабрикалары, ит комбинатлары, элеваторлар һәм башкалар. "Безнең өчен инвестицияләр-технологик базаны модернизацияләү, җитештерү фондларын яңарту, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру», - дип ассызыклады министр.
Соңгы 5 елда 30 мең баш савым сыерлары өчен 28 заманча сөт комплексы файдалануга тапшырылган. Инвестиция кертемнәре терлекләрнең баш санын арттыру, генетик потенциалны арттыру һәм савым сыерларының продуктлылыгын 44% ка арттыру рәвешендәге эффект алу мөмкинлекләрен киңәйтте. "Якындагы 2 елда 17 мең сыерга исәпләнгән тагын 24 сөт комплексын файдалануга тапшыру планлаштырыла. Инвестицияләр күләме 20 млрд. сумга якын булган әлеге проектларны гамәлгә ашыру республикага елына 2 млн.тонна сөт дәрәҗәсенә чыгарга мөмкинлек бирәчәк», - дип билгеләп үтте докладчы.
Тармакны техник һәм технологик модернизацияләү өчен машина-трактор паркын үстерү эше алып барыла. Моның өчен эчке инвестицияләү мөмкинлекләре дә, өстәмә заем ресурсларын җәлеп итү дә кулланыла: кредитлаштыру һәм лизинг схемалары. Ел саен авыл хуҗалыгы формированиеләре тарафыннан 5 млрд. сумлык техника сатып алына, бу тармакның энергия белән тәэмин ителешен арттыруга китерә: 5 ел эчендә әлеге күрсәткеч 100 гектар сөрүлеккә 11 л.с. га артты, бу авыл хуҗалыгы җитештерүенең икътисадый нәтиҗәлелеген һәм 5 ел эчендә хезмәт җитештерүчәнлеген 1 млн. сумнан 2 млн. сумга кадәр арттыруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту өчен «60х40 Программасы»зур стимул булып тора.
2016 елдан машина-трактор парклары объектларын капиталь ремонтлау программасы старт алды, анда чыгымнарның 30% ын финанслауда катнашу күздә тотыла. Программа эшли башлаганнан бирле, 642 млн. сум финанс чыгымнары белән 265 объект ремонтланды. Машина-трактор паркларын тиешле халәткә китерү авыл хуҗалыгы машиналарына вакытында һәм сыйфатлы ремонт ясарга мөмкинлек бирде.
Цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү үсеш өчен уңай алшарт бирә. Яңа системалар уңышлылык күрсәткечләрен максималь күтәрү һәм җитештерү процессын оештыру өчен чыгымнарны минимальләштерү өчен кертелә. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы техникасын спутник навигациясе аппаратурасы белән тәэмин итү нәтиҗәлелекне арттыру өчен перспектив юнәлеш булып тора. 5 ел эчендә 4 мең берәмлек авыл хуҗалыгы техникасына иярчен таныту системалары урнаштырылды. Ягулыкны экономияләү һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өчен чәчүлекләрне контрольдә тоту системалары кулланыла.
Шулай ук чыгымнарны оптимальләштерү һәм инвестицияләр кертү өчен техниканы газ-мотор ягулыгына күчерү гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә яңадан җиһазландыру бәясенең 30% ына кадәр субсидияләнә. АГРОСӘНӘГАТЬ комплексы предприятиеләре тарафыннан компримацияләнгән табигый газда 500ләп машина кулланыла.
«Үсемлекчелек продукциясен җитештерүгә алдан күреп инвестицияләүнең ачык мисалы-стационар эретмә төеннәрен булдыру проектын гамәлгә кертү. Җиһазларның бәясен компенсацияләү өлешендә дәүләт ярдәме 60% ка җитә. Әлеге проект 2018 елдан башлап министрлык тарафыннан игълан ителгән. Бүгенге көндә 100 дән артык авыл хуҗалыгы оешмасы су кырыслыгын һәм кислоталылыгын киметү өчен җайланманы урнаштырдылар һәм нәтиҗәле файдаланалар», - дип өстәде Марат Җәббаров.