Якташлар очрашуы

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

Татарстанның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Казан шәһәренең кооператив институтында Нәби Дәүлинең 110 еллыгына багышланган Әлки районы язучылары, җырчылары, эшлеклеләре, якташлары катнашында якташлар очрашуы булды. Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары да әлеге очрашуда катнашты. Алар кунакларга Нәби Дәүли шигырьләрен, җырларын тәкъдим иттеләр. Гимназия директоры Ф.Г. Яруллина Нәби Дәүли мирасын өйрәнү буенча гимназия эшчәнлеге белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International