"Базарлы Матак урта мәктәбе" МБББУнең информатика дәресендә укытучы Зәйнуллина Э.З. "Үсеш ноктасы" үзәгенең заманча җиһазларында укучыларның белемнәрен тиз һәм җиңел тикшерә. Барлык ноутбуклар да мониторга тоташтырылган, шунда ук укучыларның җавабы дөрес яки дөрес түгел икәнлеге һәм күпме балл җыйганлыгы экранда пәйда була. Бик кызык!