Әлки районы: Садиково авылында яшәүче Григорий Зварич кешеләрне янгыннан коткарган өчен бүләкләнде

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

Садиково авылында яшәүче Григорий Зварич ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мактау грамотасы һәм кешеләрне янгыннан коткарган өчен кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 14 сентябрендә Григорий Зварич олы яшьтәге парларны янган йорттан чыгарган иде. Егетнең бу батырлыгы лаеклы бәяләнде. 28 яшьлек Григорий Зварич - «Хузангай»җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең алдынгы механизаторы. Хатыны Светлана белән ул үстерәләр. Григорий Казанда узган Министрлык коллегиясендә бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International