Бүген Базарлы Матак үзәк паркына кечкенәдән алып олыларга кадәр Яңа ел чыршысын ачу тантанасына килде. Кунакларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ленар Әһлиуллин сәламләде һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Ә соңыннан барысы бергә балалар да, өлкәннәр дә, кулга - кул тотынышып, “В лесу родилась елочка» яңа ел җырын җырлап яшел чибәркәй тирәсендә әйләнделәр. Кыскасы, бәйрәмдә менә дигән атмосфера хөкем сөрде - Яңа ел музыкасы, мәзәкләр, күңелле һәм шатлыклы көлүләр яңгырады.