30 декабрьдә район мәдәният йортындагы күңелле бал-маскарад 20.00 сәгатьтә башлана.
Традиция буенча, яңа ел төнендә (1 гыйнвар 0.30 сәгатьтә) мәдәният хезмәткәрләре әлкилеләрне Үзәк паркка «Исәнме, Яңа ел!» бәйрәм чарасына чакыра.
4 гыйнварда (12.00 сәгатьтә) Геройлар паркында балалар өчен «Кыш бабай мәзәкләре»дип исемләнгән уен программасы оештырылачак. Ә 6 гыйнварда (12.00 сәг.) Кыш Бабай балаларны Ана даны паркында көтеп торачак. 7 январь (12.00 сәг.) мәдәният хезмәткәрләре барыгызны да үзәк паркка Раштуаның сихри атмосферасына чумарга чакыра.