Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә мондый өйрәнүләр, гадәттә, дүрт елга бер тапкыр үткәрелә. Алар эвакуация-кабул итү пунктлары, шулай ук элемтә, энергетика, сәламәтлек саклау һәм районның башка хезмәтләре эшен аварияләр, һәлакәтләр һәм бәла-казалар янаганда һәм аларны бетергәндә оештыруга бәя бирергә тиеш.