«Корстон»фойесында безнең район осталары-кулинарлары әзерләгән татар милли ризыкларыннан күргәзмә дә бар иде. Ул Казан кооператив институты белән берлектә оештырылды (аның ректоры – якташыбыз Алсу Нәбиева).
Милли Совет утырышында Томск өлкәсеннән якташыбыз, «Транссиб» җәмгыяте генераль директоры Рамил Исмәгыйлев та катнашты. Рамил Назыйф улы берничә ел элек районга спорт инвентаре алуда ярдәм иткән иде. Ул шулай ук үзе укыган Югары Әлморза мәктәбенә дә ярдәм күрсәтә, туган авылында бәйрәмнәр үткәрүгә дә өлешен кертә.