Бүген Балалар иҗат йортында сәләтле балалар өчен район башлыгы Александр Никошин исеменнән Чыршы бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә бөтен районнан 200 бала катнашты.
Район башлыгы Александр Никошин җыелучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, укуда, спортта, иҗатта уңышлар теләде. Ул бу балаларның районыбызда киләчәге булуына һәм җәмгыятьтә лаеклы урын алачагына ышанычын белдерде. "Сезнең арада, балалар, авыл хуҗалыгының булачак хезмәткәрләре, табиблар, укытучылар, җитәкчеләр. Сез лаеклы алмаш. Без сезнең потенциалны үстерү өчен шартлар тудыру өчен бөтен көчебезне куячакбыз".